news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны кими башлаган

Өлкән яшьтәгеләр өчен, коллективлар һәм объектларда ОРВИ һәм гриппны киметү буенча чаралар үткәрелми башлаган.

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Эмма Ситдикова). Татарстанда тын юлларының кискен вируслы инфекцияләре буенча авыручылар саны кими башлаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Роспотребнадзор идарәсеннән хәбәр иткәннәр. Әңгәмәдәшнең сүзләренә караганда, узган атнада, ягъни 6-12 мартта, республика буенча 15 мең 583 тын юлларының кискен вируслы инфекциясе белән авырту очрагы теркәлгән. Аларның яртысы Казанга туры килә.

Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 29,8 процентка азрак. Ягъни бу барлык яшь төркемнәре арасында эпидемия бусагасыннан 42,8 процентка ким дигән сүз. Шуңа хәзерге вакытта өлкән яшьтәгеләр арасында, күмәк коллективларда һәм Казан объектларында ОРВИ һәм гриппны булдырмый калу буенча чаралар үткәрелми башлаган.

"Авыручылар саны кимүгә карамастан, Казанда 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрле балалар буенча эпидимия бусагасы 22,5 процентка югары. Бу узган атна белән чагыштыргандагы сан. Шуңа бәйле рәвештә кечкенәләр арасында ОРВИны булдырмый калуга  юнәлтелгән чаралар әлегә дәвам итә", – дип ачыклык кертте әңгәмәдәш.

Эпидемиологлар фаразлаганча, киләсе атнадан балалар арасында да авыручылар саны кимеячәк, шуңа бәйле рәвештә авыруны кисәтү чаралары да туктатылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100