news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны кимегән

Соңгы ике атна дәвамында республика территориясендә авыручылар санының тотрыклы рәвештә кимүе күзәтелә.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда ОРВИ белән авыручылар кимүгә таба бара. Соңгы ике атна дәвамында республика территориясендә теркәлгән авыручылар санының тотрыклы рәвештә кимүе күзәтелә.

2-8 апрель көннәрендә ОРВИ белән чирләүчеләр 15 процентка азаеп, 22 мең 388 очракны тәшкил иткән.

Моннан алдагы атнада, 26 марттан 1 апрельгә кадәр, республика территориясендә әлеге авыруның 26 мең 489 очрагы теркәлгән. Ул чагында чирләүчеләр саны 10,9 процентка кимегән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы март аенда республика территориясендә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны эпидемия бусагасын узып киткән дип хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100