news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны эпидемиология баскычыннан 30 процентка түбән

10 - 16 декабрьдә республикада ОРВИ белән авыруның 15 меңнән артык очрагы теркәлгән.

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда көчле респиратор йогышлы авырулар белән чирләү дәрәҗәсе эпидемиология баскычыннан 30,1 процентка түбән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган атнада, 10 - 16 декабрьдә, республикада ОРВИ белән авыруның 15 меңнән артык очрагы теркәлгән. Күрсәткечләр 10 мең кешегә 40,2 кеше туры килүен күрсәткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot