news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны бер атна эчендә 10 процентка арткан

Республика территориясендә 23-29 июль көннәрендә барлыгы 5 мең 766 кеше теркәлгән.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). Узган атнада Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 10 процентка арткан. Республика территориясендә 16-22 июльгә 5 мең 294 авыручы теркәлгән булса, 23-29 июль көннәрендә барлыгы 5 мең 766 кеше теркәлгән. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре хәбәр итә.

Бүгенге көндә авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 13,8 процентка түбәнрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot