news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны арткан

29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр республикада 16 мең 680 кешенең ОРВИ белән авыруы теркәлгән.

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны артып киткән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр республикада 16 мең 680 кешенең ОРВИ белән авыруы теркәлгән. Бер атна элек авыручылар саны бары 15 мең генә булган.

Белгечләр төбәктә авыру дәрәҗәсе эпидемиологик баскычтан 13,8 процентка түбән, дип белдерә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot