news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе эпидемиология баскычыннан бер процентка түбән

Узган атнада, 6 -12 августта, республика территориясендә авыруның 6 мең 453 очрагы теркәлгән.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Татарстанда ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе эпидемиология баскычыннан бер процентта туктап калган. Узган атнада, 6 -12 августта, республика территориясендә авыруның 6 мең 453 очрагы теркәлгән.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, бер атна элек, 30 июльдән 5 августка кадәр, Татарстанда 6 мең 491 очрак теркәлгән булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100