news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ОРВИ авырулары саны арта

Республикада 5 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр авыручылар саны 10 мең 396 кеше булган.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда узган атнада 5 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында авыручылар саны 10 мең 396 кеше булган. Алдагы атна белән чагыштырганда (29 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр 9 мең 996 авыру теркәлгән), 400 кешегә арткан.

Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада авыручылар саны эпидемиология баскычыннан 34,2 процентка ким булган булса, бу атнада ул 17,5 процентка калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100