news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда орлыклар сыйфатын билгеләү ысулы эшләнгән

Моның өчен аксым электрофарезы ысулы кулланыла

 (Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда орлыклар сыйфатын билгеләү ысулы эшләнгән. Моның өчен аксым электрофарезы ысулы кулланыла, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе сайтында.

ТР да кукуруз терлекләрнең азыгына кушыла торган иң мөһим авыл хуҗалыгы культураларның берсе булып санала. Ел саен республикада 250 мең гектарга кукуруз чәчелә. Моның өчен 6-7 тонна орлык кирәк. Билгеле булганча, ТРга, сыйфатлы орлыклар белән бергә, сыйфатсыз орлыклар да кертелә.

Моның өчен “Татарская МВЛ” ФДБУ да яңа юнәлеш буларак, орлыкларны аксым электрофарезы белән тикшерү ысулын үзләштергән. Бу ысул сортның чиста булуын билгеләү мөмкинлеге бирә. Яңа ысул белән арпа, бодай, солы сортларын да тикшерергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot