news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда органнарны трансплантацияләү юнәлеше актив үсә

Республикада төрле органнарны трансплантацияләү темпларын арттыруны дәвам итәләр. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

«Без Республика клиник хастаханәсе базасында трансплантация һәм югары технологик хирургия үзәген төзү проектын хуплыйбыз», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов органнарны күчереп утырту эшендә югары уңышларны билгеләп үтте. Узган ел Татарстанда 2021 елга караганда 1,8 тапкыр күбрәк операцияләр башкарылган. 2022 елда барлыгы 147 трансплантация башкарылган: 55 тапкыр бавыр күчерелгән, 84 тапкыр бөер һәм сигез тапкыр пациентларга йөрәк күчерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot