news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда органик продукция җитештерүче хуҗалыкларга 10 млн сум субсидия бирелә

Органик продукциягә туры килүе турындагы беренче сертификат Мамадыш районы хуҗалыгына бирелгән.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда ашлама кулланмыйча продукция җитештерүгә күчкән хуҗалыкларга 10 млн сум субсидия биреләчәк.

«Республикада үсеш алган яңа юнәлеш — органик продукция җитештерү. Федераль норматив база кабул ителгәннән соң, төбәк законын формалаштыру белән беррәттән, бу юнәлештә эш башланды. Бүген унга якын хуҗалык органик продукция һәм чимал җитештерүгә күчү турында карар кабул итте», — дип сөйләде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Ел башында Мамадыш районындагы бер хуҗалыкка органик продукциягә туры килүе турында беренче сертификат тапшырылган.

«Органик продукция җитештерүче хуҗалыклар ашламадан башка гына эшли. Ул экологик яктан чиста продукт була. Ашламадан башка үскән уңышның уңдырышлылыгы башка булуны аңлыйбыз. Ул продукция кыйммәт була, тик сату белән авырлыклар юк», — дип сөйләде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot