news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Оренбург өлкәсеннән килгән машина йөртүче якташын бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте Бөгелмә-Уральск трассасының сигезенче чакрымында булган.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Оренбург өлкәсеннән килгән машина йөртүче якташын бәрдергән. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Бөгелмә-Уральск трассасының 8нче чакрымында Оренбург өлкәсеннән килгән «Ауди»ның 51 яшьлек шоферы адашкан. Ул автомобиленнән чыгып, юл сорау өчен яныннан узып баручы «Мерседес» йөк машинасын туктаткан.

Шул вакытта ирне Оренбургтан килгән башка машина - «Митсубиси» маркалы чит ил машинасы бәрдереп киткән. Автомобиль хуҗасы югары тизлектә хәрәкәт иткән һәм караңгыда киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган кешене күрмәгән.

Нәтиҗәдә, «Ауди» шоферы алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot