news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Онлайн энциклопедия әзерләнә

Онлайн энциклопедия “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу” дәүләт программасы кысаларында әзерләнә.

Татарстанда Онлайн энциклопедия әзерләнә
Михаил Захаров

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү фәнни-тикшеренү институты Электрон татар энциклопедиясен әзерли. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган, “Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль символлары” дип аталган белешмә китап басылып чыгуга багышланган матбугат конференциясендә Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү фәнни-тикшеренү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев хәбәр итте.

“Безнең электрон энциклопедия энциклопедик басмага яңа караш, - диде ул. - Онлайн энциклопедия “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу” дәүләт программасы кысаларында әзерләнә. Ул ике телдә булачак. Аңа дөньяның теләсә кайсы почмагыннан теләсә нинди интернетка тоташкан җайланма аша кереп булачак. Без моны татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә зур эшебез итеп күзаллыйбыз”.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot