news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда онлайн белем бирү өчен бердәм платформа булдырырга ниятлиләр

Лилия Галимова әйтүенчә, хәзер шушы сорау өйрәнелә.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда онлайн белем бирү өчен бердәм платформа булдырырга ниятлиләр. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Берсеннән берсенә күчмәс өчен, бөтен дәресләр бер платформада гына узсын иде дигән теләкләр бар. Хәзер бу сорау эшкәртелә, өйрәнелә. Президент Татарстанда аерым бер белем бирү платформасын булдыру мәсьәләсе каралганын әйтте», — диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү һәм Мәгариф һәм фән министрлыклары өйрәнә торган тәҗрибә аерым системага нигез булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot