news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда онлайн-мошенниклар китергән зыян якынча 300 миллион сумга кимегән

Татарстанда онлайн-мошенниклар китергән зыян якынча 300 миллион сумга кимегән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе Мәгълүмати-коммуникация технологияләрен хокуксыз файдалануга каршы көрәшне оештыру бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов сөйләде.

«Быел мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 1,7 миллиард сум акчасын урлаган. Бу узган елның биш ае белән чагыштырганда 275 миллион сумга азрак – узган елда 2,1 миллиард сум урланган иде. Быел барлыгы 5557 дистанцион урлау очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 21 процентка азрак», – дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot