Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда онкологлар беренче тапкыр робот ярдәмендә ялкынсынган аналыкны алган
Республика клиник онкология диспансерының 1нче гинекология бүлегендә республикада беренче мәртәбә робот кулланып гинекологик операция ясадылар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Бүлек мөдире Алевтина Әхмәтҗанова һәм табиб-онколог Азат Галәлетдинов, сигнал лимфа төеннәрен билгеләп, пациентның аналыгын алган.
Бу - Татарстанда робот кулланып ясалган беренче гинекологик операция. Элегрәк мондый типтагы операцияләр читтән чакырылган белгеч – Мәскәү хирургы Дмитрий Уткин катнашында ясала иде. Хәзер команда мөстәкыйль рәвештә эшли һәм клиник практикада технология мөмкинлекләреннән ышанычлы файдалана.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, робот хирургиясе гинекологиядә аеруча актуаль. Робот кан югалтуны, организмга йөкләнешне киметергә һәм пациентларны тизрәк тернәкләндерергә мөмкинлек бирә.
Робот хирургиясе республиканың клиник практикасына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән кертелде, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз