news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда онкологияне башлангыч стадиядә ачыклау өчен яңа үзәкләр төзеләчәк

2024 елга кадәр Казанда, Чаллыда, Буа, Арча, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай һәм Яшел Үзән районнарында амбулатор онкологик ярдәм үзәкләре ачылачак.

Татарстанда онкологияне башлангыч стадиядә ачыклау өчен яңа үзәкләр төзеләчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Татарстан халкы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен өстенлекле бурыч итеп яман шешне башлангыч стадияләрдә ачыклау күрсәткечен арттыру бурычын куйды. Бу хакта бүген Казанда узган киңәшмәдә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

«Яман шешне башлангыч стадиядә үк ачыклау күрсәткечен 59,5 проценттан 60,3 процентка кадәр арттырырга ниятлибез. 2024 елга кадәр берничә чара планлаштырылган, шул исәптән республиканың сигез муниципаль берәмлегендә тугыз амбулатор онкологик ярдәм үзәге оештыру. Мондый үзәкләр Казанда, Чаллыда, Буа, Арча, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай һәм Яшел Үзән районнарында барлыкка киләчәк», – дип сөйләде спикер.

Фатыйхов әйткәнчә, мондый үзәкләр пациентларда онкология авыруы булу турында шик туган очракта диагностика процедураларын вакытында һәм уңайлы узуны тәэмин итәчәк. Бу максатларга федераль бюджеттан 491 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Заманча 129 берәмлек медицина җиһазы сатып алу планлаштырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100