news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда онкология белән авыручылар саны буенча беренче урында тире яман шеше тора

Татарстан Республикасында онкология белән авыручылар саны буенча беренче урында тире яман шеше – 2601 кеше, шул исәптән 2024 елда меланома белән 334 кеше тора. Бу хакта Республика тире-венерология диспансерында узган фәнни-гамәли конференциядә хәбәр иттеләр, дип җиткерә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Белгечләр ассызыклаганча, онкологик авыруларны иртә диагностикалау беренчел әһәмияткә ия, чөнки нәкъ менә башлангыч этапларда пациентларны уңышлы дәвалау һәм исән калу ихтималы сизелерлек арта. Онкологиядә еш кына потенциаль куркыныч билгеләрне бәяләп бетермәүгә караганда, гипердиагностика элементлары белән сак эш итү аеруча акланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot