news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җомга намазына битлек киеп килү мәҗбүри

Коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы мәчетләр өчен өстәмә тәкъдимнәр кабул итте.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда җомга намазына барудан тыелып торырга яки мәчеткә битлек киеп килергә кирәк. Коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы өстәмә тәкъдимнәр кабул итте, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Мөселманнарга җомга намазына барудан тыелып торырга, укылмый калган җомга намазын өйлә намазы уку белән алыштырырга киңәш ителә, дип карар чыгарган Голәмәләр шурасы әгъзалары.

Әгәр җомга намазын үткәрми калу мөмкин булмаса, мәчет хезмәткәрләре (имам, мөәзин, кизү торучы) санитар-эпидемиологик чаралар уздырырга тиеш.

Җомга намазына битлек кигән (медицина битлекләре, тукыма битлекләр, респираторлар, мамык-марля бәйләвечләре һ.б.), кулларын дезинфекцияләгән кешеләр генә кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100