Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җомга көнне томан һәм бозлавык көтелә
9 гыйнварда Татарстанда һәм Казанда урыны белән томан фаразлана, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
Юлларда көндез дә, төнлә дә көчле бозлавык булуы ихтимал, бу транспорт хәрәкәтен кыенлаштырырга мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе урамнар һәм юлларда игътибарлы булырга киңәш итә. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз дистанция сакларга һәм тизлекне киметергә киңәш итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз