news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Олы нефть боҗрасы” туристик маршруты булдырылачак

Туристик маршрут Әлмәт, Лениногорск кебек районнардагы нефть чыгару тарихына кагылышлы урыннар белән таныштырачак.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында “Олы нефть боҗрасы” дип исемләнгән туристик маршрут оештыру планы бар. Бу хакта “Татнефть” компаниясенең “Лениногорскнефть” нефть-газ табу идарәсе башлыгы Рәис Галиуллин Лениногорск районының Шөгер авылында урнашкан Нефть музеенда журналистлар белән очрашуда белдергән.

Булачак туристик маршрутка Әлмәтнең Нефть музее, Лениногорск районындагы Зеленая Роща бистәсендә күренекле нефтьче Рәфкать Мингәрәев музее, Тимәш авылындагы Ромашкино чыганагының танылган 3 нче нефть суырту скважинасы керәчәк.

Шөгердәге музей исә әле узган ел гына, XIX гасырдан эшли башлаган һәм 2013 елда ябылган элеккеге Шөгер нефть-битум заводы урынында ачылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot