news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карап тәрбияләү буенча алдынгы районнар мәгълүм

Татарстанда өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карап тәрбияләү буенча алдынгы районнар билгеле. Ярдәмгә мохтаҗларны карау күрсәткече Минзәлә (164 процент), Мамадыш (137 процент), Казан шәһәре (137 процент), Менделеевск районы (130 процент), Баулы районында (130 процент) югары. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.

2019 елдан Татарстан Республикасы, «Демография» илкүләм проекты һәм аның «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында, өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектында катнаша.

Республикада 6,2 мең кеше озак вакыт карап тәрбияләнүчеләр исемлегендә. 2021 елда ул 5,8 мең кешене тәшкил иткән. 2022 елда тармакта стационарны алмаштыручы технологияләр актив үсеш алган. Нәтиҗәдә, былтыр 18 мең кешегә өендә хезмәт күрсәтелгән. 2021 елда 16,9 мең кеше социаль хезмәтләрне өендә алган булган.

2,3 мең кеше 26 йорт-интернатта тәрбияләнә. 2,7 мең кеше 6 психоневрологик интернатта яши. Өлкән яшьтәге 302 кешегә былтыр караучылар (сиделкалар) хезмәте күрсәтелгән. 36 өлкән кеше тәрбиягә гаиләгә алынган. Авыру кешеләрнең 3 033 туганына ярдәмгә мохтаҗларны карау кагыйдәләре өйрәтелгән. 2021 елда бу күрсәткеч 2500 кеше тәшкил иткән, үсеш – 120 процент.

Медицина оешмаларына авылда яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 63,5 мең кеше китерелгән, 2021 елда – 59,5 мең кеше, үсеш – 106 процент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100