news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өлкән яшьтәге хатын-кыз үлгән юл һәлакәтенең видеосы чыкты

Татарстанда җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешкән, анда өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган. Әлеге юл-транспорт һәлакәтенең видеосы чыкты.

«Татар-информ» М7 трассасының Биектау районы өлешендә йөк машинасы белән BMW автомобиле бәрелешүе турында хәбәр иткән иде. Җиңел автомобиль пассажиры – өлкән яшьтәге хатын-кыз урында һәлак булган. Машина белән идарә иткән кызны һәм тагын ике пассажирны хастаханәгә салганнар, алар төрле җәрәхәтләр алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot