news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өлкән яшьтәге хатын-кыз мошенникларга акча биргәннән соң үз-үзенә кул салган

Әлеге хәл узган елның ноябрендә булган: мошенниклар, Казанда яшәүче 74 яшьлек хатын-кызга шалтыратып, оныгының, юл-транспорт һәлакәтенә очравы хакында хәбәр иткән. Шуннан соң оныгын коткару өчен аннан акча таләп иткәннәр.

Әби аферистларга 200 мең сум акчасын биргән, шуннан соң үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлап алган. Күпмедер вакыт узганнан соң, быелның гыйнварында, ул үз-үзенә кул салган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство башлыгы Артем Хохорин шулай дип белдерде.

«Татар-информ» агентлыгы 2022 елда татарстанлыларның телефон мошенникларына 3 миллиард сумга якын акча бирүләре хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100