news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өлкән яшьтәге сайлаучыларга өйдән тавыш бирү мөмкинлеге турында искәрттеләр

Татарстанда өлкән яшьтәге сайлаучыларга өйдән тавыш бирү мөмкинлеге турында искәрттеләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисен сайлау көненә ике айдан аз гына артыграк вакыт калып килә. Сайлаулар 14 сентябрьгә билгеләнгән. Кампания алдыннан ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Россия 24» телеканалы эфирында өлкән яшьтәге гражданнарның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сайлау хокукын тормышка ашыра алуларын искәртте. Бу хакта «ГТРК Татарстан» хәбәр итә.

«Әгәр сайлаучы нигезле сәбәпләр аркасында (мәсәлән, сәламәтлек хәле яки инвалидлык аркасында) участокка үзе килә алмаса, ул үз участок комиссиясенә өйдә тавыш бирергә теләве турында алдан хәбәр итә ала», — дип аңлатты ул.

Ул моны шәхсән үзе дә, туганнары, күршеләре яки социаль хезмәткәр аша да эшләргә мөмкин. Телдән яки телефоннан мөрәҗәгать итәргә була – иң мөһиме, бу вакытында эшләнергә тиеш.

Кондратьев шулай ук үз сайлау участогыңның номерын Россия Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында «Яшәү урыны адресы буенча үз сайлау участогыңны табарга» сервисыннан ярдәмендә белергә мөмкин, диде.

Ул бинадан читтә тавыш бирү өчен гаризаны тавыш бирү көненең, 14 сентябрьнең, 14:00 сәгатенә кадәр бирергә кирәк, дип искәртте. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot