news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өлкән яшьтәге ир-ат туганын атып үтергән, аннары үзенә кул салган

Узган якшәмбедә Лаеш районы Пиголи авылындагы йортларның берсендә 52 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар, ул мылтыктан атып үтерелгән булган. Йорт хуҗасының мәетен якындагы урманда тапканнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 52 яшьлек ир-ат ялларда сөйгәне белән аның атасы янына кайткан. Ир-атлар арасында низаг чыккан. Өлкән яшьтәге ир-ат мылтык алып туганына аткан. Кияү тиешле ир-ат шунда ук үлгән.

Аннары өлкән яшьтәге ир-ат якындагы урманга киткән һәм шунда үзенә кул салган.

Ведомствода белдерүләренчә, хәзер фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен тикшерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100