Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда өлкән яшьтәге 29 ялгыз кеше гаиләләргә урнаштырылган
Татарстанда «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» дигән кызыклы проект эшли. Шуның ярдәмендә олы яшьтәге 29 ялгыз кеше гаиләләргә урнашкан. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Туганнары булмаган кешеләрне интернат тибындагы кайгырту йортына урнаштырырга мөмкин булыр иде. Шулай да, бигрәк тә авыл җирендә, өлкән яшьтәге кешеләрне, яше яки ниндидер авыруы аркасында ялгыз калган күршеләребезне ташламыйбыз. Өлкән яшьтәге кешене үз гаиләсенә ала торган кешеләр бар», – дип сөйләде ул.
Ярдәмчегә айлык түләү күләме зур түгел һәм беренче төркем инвалидны карау өчен 10 мең сум, икенче төркем инвалидны карау өчен 8 мең сум һәм өченче төркем инвалидны карау өчен 6 мең сум тәшкил итә.
«Бу проект – акча турында түгел, ә бәхет һәм ярдәм турында», – дип ассызыклады Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз