Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда октябрьдә ипотекага ихтыяҗ өчтән бер өлешкә диярлек арткан
Татарстанда октябрьдә рәсмиләштерелгән ипотека кредитлары күләме 18,35 миллиард сум тәшкил иткән. Бу сентябрь белән чагыштырганда 31 процентка күбрәк. Килешүләр саны 27 процентка – 3,99 меңгә кадәр арткан. Бу Берләштерелгән кредит бюросының яңартылган статистикасыннан билгеле булды.
Республикада ипотека кредитының уртача күләме 4,59 миллион сумга кадәр арткан, ә кредит алуның уртача вакыты 276 ай тәшкил иткән.
Гомумән Россиядә банклар октябрьдә барлыгы 468 миллиард сумлык 105,64 мең ипотека биргән. Узган ел белән чагыштырганда рәсмиләштерелгән кредитлар саны 23 процентка, ә күләме 37 процентка арткан. Уртача чек 4,43 миллионсумга тәшкил иткән. Узган елда бу күрсәткеч 3,98 миллионсум булган.
Октябрьдә иң зур күләмдә ипотека кредитлары бирелгән төбәкләр бишлегенә Мәскәү (59,92 миллиард сум), Мәскәү өлкәсе (39,87 миллиард сум) һәм Санкт-Петербург (29,84 миллиард сум) кергән. Шулай ук Краснодар крае (18,67 миллиард сум) һәм Татарстан актив үсеш күрсәткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз