news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда октябрьдә яшелчәләр арзанайды, ә сөт кыйммәтләнде
Узган айда республикада сөт продукциясе бәяләре арту билгеләнгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның октябрендә Татарстанда кулланучылар бәясе индексы 99,9 процент тәшкил иткән, шул исәптә азык-төлек тауарларына – 99,2 процентка, башка тауарларга – 100,4 процентка, түләүле хезмәтләргә - 100,1 процентка. Бу хакта бүген Татарстанстат белдерде.
Октябрьдә сентябрь ае белән чагыштырганда, азык-төлек тауарларына бәяләр 0,8 процентка төшкән. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелү сәбәпле, кәбестә һәм кишер (18-18,5 процентка), бәрәңге, чөгендер, суган (12,8-14,8 процентка) бәяләре сизелерлек арзанайган. Шулай ук шикәр комы 9,9 процентка, макарон эшләнмәләре, ярмалар һәм кузаклылар, балык продуктлары 2,1–2,4 процентка, бодай оны 1 процентка кимегән.
Октябрьдә республикада сөт продукциясе бәяләре арту билгеләнгән. Нәтиҗәдә, сөт бәясе уртача 1,6 процентка, каты сыр 3,2 процентка, ак май 3,4 процентка арткан. Шулай ук эче алынган тавык һәм кайбер кондитер эшләнмәләре, бал, тавык йомыркасы 0,5–1,3 процентка арткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot