news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда октябрь аенда икенчел күчемсез милеккә сорау арткан

Октябрь аенда торак биналарга сатып алу-сату турында килешүләр нигезендә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе 6075 хокукка күчүне теркәгән, бу агымдагы елның сентябренә караганда 26 процентка артыграк. Казанда мондый килешүләр саны сентябрь белән чагыштырганда 10 процентка (1 991дән 2 189га кадәр) арткан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Октябрьдә шулай ук җир кишәрлекләренә сорау 20 процентка (7 430дан 8 948гә кадәр) артуын да искәртик. Торак йортларга исә 19 процентка (1 470тән 1 191гә кадәр) кимегән.

Моннан тыш, октябрьдә торак биналарга ипотека килешүләре саны дүрттән бер өлешкә (2 948дән 3 767гә кадәр) арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100