news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда октябрь аенда 2,77 миллион тонна нефть чыгарылган

10 ай эчендә 27073,802 мең тонна нефть чыгарылган, бу узган елның шул чорына карата 100,1 процент дигән сүз

(Әлмәт, 5 ноябрь, “Татар–информ”). Татарстанның нефть компанияләре агымдагы елның октябрь аенда 2772,453 мең тонна нефть чыгарган. Бу 2008 елның октябрь аена карата 103,7 процент дигән сүз. 10 ай эчендә 27073,802 мең тонна (101,1 процент) нефть чыгарылган. Бу хакта “Татнефть” ААҖ хәбәр итә.
Шул исәптән “Татнефть” ААҖ октябрь аенда 2199,050 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елның октябренә карата – 104,2, планга карата 101,9 процент тәшкил итә. “Татнефть” 10 айда 21527,925 мең тонна нефть чыгарган, шуның 1,7 проценты – планнан тыш.
2009 елның 10 аенда 463 мең метр җир борауланган. Шуның 370 мең метры – “Татнефть” ААҖ өчен. Шул исәптән эксплуатация максатыннан – 349 мең, разведка ясау максатыннан 21 мең метр җир борауланган; “Татнефть” ААҖнең бүлендек предприятиеләре өчен – 32 мең метр (эксплуатация максатыннан – 9, разведка ясау максатыннан – 23 мең метр); уртак предприятиеләр һәм бәйсез нефть компанияләре өчен – 61 мең метр (54 һәм 7 мең метр).
Заказчыларга 307 скважина төзеп тапшырылган: “Татнефть” ААҖ өчен – 247, шул исәптән эксплуатация максатыннан – 226, разведка ясау максатыннан – 21; бүлендек предприятиеләр өчен – 17 (6 һәм 11); уртак предприятиеләр һәм бәйсез нефть компанияләре өчен 43 (35 һәм 8) скважина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100