news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Ока» машинасы юлдан читкә чыккан һәм яна башлаган

Төрле тән җәрәхәтләре алган шоферны хастаханәгә озатканнар.

Татарстанда «Ока» машинасы юлдан читкә чыккан һәм яна башлаган
шаһитлар

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда исерек хәлдәге ир-ат идарә иткән «Ока» машинасы юлдан читкә чыккан һәм яна башлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Агентлыкка билгеле булганча, кичә кичке җиделәр тирәсендә М7 трассасында - Кама урман хуҗалыгы (Мамадыш районы) янында юл һәлакәте булган.

«Ока» автомобиленә исерек хәлдә утырган 62 яшьлек ир-ат, идарәсен югалтып, кюветка төшеп киткән һәм машинага ут капкан.

Урынга килгән коткаручылар автомобильне сүндергән, төрле тән җәрәхәтләре алган шоферны хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot