news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өйдә тавыш бирү буенча гаризалар кабул итү башланды

Бүгеннән Татарстанда участок сайлау комиссияләре өйдә тавыш бирү турында гаризалар кабул итә башлады. Мондый мөмкинлектән нигезле сәбәп аркасында сайлау участогына үзләре килә алмаячак сайлаучылар файдалана ала, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

Нигезле сәбәпләр арасында сәламәтлек торышы, инвалидлык, башка кешене карау бар.

«Безнең бурыч – сайлауларда катнашуны һәр сайлаучыга уңайлы итү, шул исәптән сәламәтлеге торышы яисә башка нигезле сәбәпләр аркасында сайлау участогына килә алмаучылар өчен дә», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев.

Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларына гаризаны 15 сентябрьгә кадәр «ИнформУИК»ка адреслы мәгълүмат бирү кысаларында тапшырырга мөмкин. 16 сентябрьгә кадәр моны «Дәүләт хезмәтләре» федераль порталы аша эшләп була.

20 сентябрьдә 14:00 сәгатькә кадәр гаризаны теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясенә телдән яисә язма рәвештә бирергә мөмкин. Аны шулай ук сайлаучының туганнары, күршеләре яки социаль хезмәткәрләр тапшыра ала.

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot