Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда өйдә белем алучы, сәламәтлеге зәгыйфь укучылар ике тапкыр бушлай ашый алачак
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар «Мәгариф турында» Татарстан Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады.
Закон проекты буенча, көненә ике тапкыр бушлай тукланучы укучылар категориясенә «сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм өй шартларында белем алучы укучылар» категориясе дә өстәлә.
Әлеге категория укучыларны бушлай ашату белән тәэмин итүче субъект буларак сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр белем ала торган уку оешмасын гамәлгә куючы билгеләнә. Закон нигезендә, өй шартларында белем ала торган инвалид укучыларны ашатуның махсус тәртибен кертү кирәк булачак.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин закон проекты федераль законга тәңгәлләштерү максаты белән эшләнгәнен әйтте. «Закон проекты буенча, элегрәк урта һөнәри яки югары белем алган һәм инвалид калган кешеләргә урта һөнәри һәм югары белемне бушлай алу буенча дәүләт гарантиясен кертү күздә тотыла», - диде министр.
Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз