news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда оештырылган «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте Президент грантын откан

Республика яшьләренә экологик бәйрәмнәр уздыру өчен 1,55 млн сум бирәчәкләр.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте Яшел Үзән, Буа, Болгар һәм Арчада экологик бәйрәмнәр үткәрүгә 1,55 млн.сум акча алачак. Татарстан волонтерларының проекты Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга икенче конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшыларның берсе дип танылган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Президент грантлары фондының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, конкурска 2020 елның 26 февраленнән 6 апреленә кадәр рекордлы санда — 11 085 гариза тапшырылган. «Татарстанда чиста булачак!» ТР коммерциясез оешмасы «Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау» грант юнәлешендә экологик бәйрәмнәр уздыру проекты белән җиңү яулаган.

Июль башыннан ноябрь ахырына кадәр «Чиста булачак» волонтерлары республиканың 4 шәһәрендәге яшьләр өчен интерактив, белем бирү, күңел ачу мәйданчыклары программасын тәкъдим итүче ЭКОбәйрәмнәр оештыра.

Программа вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау, хайваннарны саклау, табигый мирас, әйберләрнең икенче тормышы, калдыкларны аерым туплау һәм утильләштерү серләре турында темаларга аеруча басым ясалачак. Волонтерларның бурычлары арасында: экологик агарту чараларын тормышка ашыруга актив яшьләрне җәлеп итү, экология мәсьәләләре һәм табигать саклау чараларында катнашу белән кызыксыну дәрәҗәсен арттыру каралган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100