news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда оешкан җинаятьчелек проблемасы актуальлеген югалтмый – Артем Хохорин

Оешкан җинаятьчел берләшмәләрдә катнашкан 521 кеше былтыр җинаять җаваплылыгына тартылган.

Татарстанда оешкан җинаятьчелек проблемасы актуальлеген югалтмый – Артем Хохорин
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда оешкан җинаятьчелек күпкә кимесә дә, бу проблема әле һаман актуальлеген югалтмый. Бу хакта бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының 2016 елга йомгак ясауга һәм 2017 елга бурычлар бигеләүгә багышланган коллегия утырышында министр Артем Хохорин билгеләп үтте.

Бу юнәлештә былтыр полиция хезмәткәрләре 1100 дән артык җинаять ачыклаган. Аларны кылуда гаепләнеп, 521 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Криминаль группировка әгъзаларыннан 22 берәмлек ут коралы, 5 граната, 450 дән артык төрле калибрлы патроннар, 1,4 килограмм шартлаткыч матдә йолып алынган.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 290 нчы маддәсе (бандитизм) буенча 2 җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчел берләшмәләрне оештыруның 14 факты буенча (210 нчы маддә) 8 җинаять эше ачылган.

10 майда Россия Җинаять кодексының 210 нчы маддәсе 1, 2 өлешләре буенча “БСР” оешкан җинаятьчел формированиесе (Казан) әгъзаларына карата җинаять эше кузгатылган. Алар ату коралын кулланып, коммерция оешмаларына 9 һөҗүм ясаган, 2 талау, 3 караклык факты теркәлгән. Аларның эшчәнлегеннән 3,5 миллион сумнан артык зыян килгән.

Августта Россия Җинаять кодексының 210 нчы маддәсенең 1, 2 өлешләре буенча “Окунь” (Чаллы) җинаятьчел берләшмәсе лидерлары һәм вәкилләренә карата җинаять эше ачылган. Алар 2012 елдан 2016 елның августына кадәр, төрле юридик затларның реквизитларын файдаланып, законсыз банк операцияләре үткәргән. Нәтиҗәдә, 52 миллион сумнан артык керем юнәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100