news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өченче тәүлек 11 яшьлек малайны эзлиләр

Татарстанда өченче тәүлек 11 яшьлек малайны эзлиләр. Билгеле булганча, 26 ноябрьдә ир бала Васильево бистәсендә өеннән чыгып киткән һәм башка кайтмаган, дип хәбәр ителә «Лиза Алерт» отрядының социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында.

Югалган малай 140см, ябык, коңгырт сары чәчле, зәңгәр күзле. Ул куе зәңгәр төстәге кадет формасы, бушлат, куе зәңгәр төстә шапка һәм берцы кигән. Үзе белән кара рюкзагы бар.

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә баланы эзләү турындагы мәгълүматны расладылар. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot