news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда оча-бот буыннарына Россиядә җитештерелгән протезлар куела башлый

Татарстан травматологлары быелдан башлап оча-бот һәм тез буыннарын протезлауда үзебезнең илдә җитештерелгән җайланмаларны кулланачак.

Бүген Республика клиник хастаханәсендә ике операция уздырылачак. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Идел буе федераль округында Россия протезларын кулланачак беренче төбәк булачак. "Бүгенгә кадәр Идел буе округында бары тик Америка һәм Швейцария буын протезлары кулланылган. Үзебезнең илдә җитештерүчеләр моңарчы эндопротезлар базарына чыга алмады", - ди Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Михаил Бурмистров.

Татарстанда буын протезларына бүген өч меңләп Татарстан кешесе мохтаҗ.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100