news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч ярминкә көнендә фермерлар 282 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан

Татарстанда өч ярминкә көнендә фермерлар 282 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда өч ярминкә көнендә фермерлар 282,7 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ярминкәләрдә 296 тонна яшелчә, шул исәптән 184 тонна бәрәңге, шулай ук 55,2 тонна сөт, 78,3 тонна шикәр, 532,3 мең данә тавык йомыркасы, 301,5 тонна ит тәкъдим ителде. Сәүдә чараларын уздыру өчен 2,7 мең берәмлектән артык транспорт җәлеп ителде», - диелә хәбәрдә.

Республикада ярминкәләр Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы һәм Яшел Үзән районында ике мәйданчыкта, Түбән Кама районында өч мәйданчыкта һәм башка муниципалитетларда уза.

Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 мартта башланып китте. Аларның эше 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot