news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч сәгатьтән соң «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды

Татарстанда 09:12 сәгатьтә пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимын гамәлдән чыгардылар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасындахәбәр ителде.

«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», - диелә ведомство белдерүендә.

Исегезгә төшерик, режим республика территориясендә Мәскәү вакыты буенча 06:15 сәгатьтән гамәлдә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot