news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч район хастаханәсен капиталь ремонтлауга 160 млн сум акча юнәлтеләчәк

Татарстанда өч район хастаханәсен капиталь ремонтлауга 160 млн сум акча юнәлтеләчәк
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда өч үзәк район хастаханәсендә – Минзәлә, Урыссу һәм Алексеевск хастаханәләрендә капиталь ремонт үткәрүгә тендер игълан ителде. Контрактның гомуми бәясе 160 миллион сум тәшкил итә. Бу дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган документлардан билгеле булды.

Проект ремонт эшләрен башкаруны, янәшәдәге территорияләрне төзекләндерүне, шулай ук өч учреждение өчен дә яңа медицина җиһазлары һәм инвентарь сатып алуны күздә тота.

Заказчы – «ТР Главстрой» дәүләт бюджет учреждениесе.

Контракт шартлары нигезендә, барлык эшләр 2026 елның 1 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot