Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда өч район шикәр чөгендере алырга керешкән
Татарстанның Зәй, Сарман һәм Тукай районнары шикәр чөгендере алырга керешкән – әлегә 24,6 мең тонна татлы тамыр казып алынган. ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында узган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Зәй шикәр заводы чимал кабул итә башлаган инде, шушы көннәрдә аны эшкәртергә керешәчәкләр. Буа шикәр заводы сентябрь урталарында чимал эшкәртә башларга ниятли, дип искәртте докладчы.
Моннан тыш, республикада бөртеклеләрне урып-җыю белән беррәттән майлы культуралар – рапс һәм горчицаны суктыра башладылар, шулай ук шикәр чөгендере һәм бәрәңге алалар. Көзге культуралар чәчү һәм туфрак эшкәртү эше дә оештырылган, терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Элегрәк ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы көзге культураларны чәчүне 5 сентябрьгә кадәр төгәлләргә чакырган һәм «Татар-информ» агентлыгы бу хакта хәбәр иткән иде.
2023 ел уңышына 1,7 миллион гектарда туфрак эшкәртү бурычы тора, бу эш 282 мең гектарда башкарылган инде. Шул ук вакытта, Баулы һәм Югары Ослан районнарында әле туфрак эшкәртә башламаганнар, диде министр.
Киләсе ел уңышына 33 мең тонна минераль ашлама сатып алынган, бер гектарга 30,7 килограмм тәэсир итүче матдә туры килә. Бу узган елгыдан (26,5 килограмм) 15 процентка артыграк. Татарстанга 2023 елның июненә кадәр 530 мең тонна ашлама күләмендә лимит бүленгән, хуҗалыклар аның 10 процентка якынын сайлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз