news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч меңнән артык яшүсмер коронавирустан прививка ясаткан

Татарстанда яшүсмерләрне коронавирустан вакцинацияләү дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча  штаттан тыш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Балаларга коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау вакцинация календарена кертелгән. Прививка 12-17 яшьлек балаларга ясала», – дип билгеләп үтте спикер.

Беренче компонентны 3 350 бала ясаткан. Икенче компонентны 2 550 дән артык яшүсмер алды.

Прививка яшүсмернең һәм аның әти-әнисе ризалыгы белән ясала. Прививка ясату өчен «Спутник М» вакцинасын кулланалар, ул ике компонентлы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100