Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда өч меңгә якын кеше талпан энцефалитына каршы прививка ясаткан
Бүгенге көндә 2701 татарстанлы талпан энцефалитына каршы прививка ясаткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, вакцинациянең тулы курсы өч прививканы үз эченә ала. Алар тугыз ай дәвамында ясала.
«Вакцинация октябрьдә башланды. Быел вакцинация планы 6 427 кеше тәшкил итә. Бүгенге көндә план 10 процентка үтәлгән», - дип аңлатты Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Исегезгә төшерик, март азагында Татарстанда быелгы сезонда талпан кадалуның беренче очраклары теркәлде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз