news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч машина катнашында булган авариядә зыян күрүчеләрнең хәле турында билгеле

«Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Казан – Ульяновск трассасында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәле турында хәбәр иттеләр.

«Зыян күрүчеләр М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә. Аларның хәле төрле дәрәҗәдәге авырлыкта», – дип хәбәр иттеләр агентлыкка.

Исегезгә төшерик, фаҗигале юл һәлакәте 12 август кичендә Татарстанның Югары Ослан районында булды. Volkswagen автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада Калина» һәм «Лада Искра» машиналары белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә «Лада Искра» автомобилендәге пассажирлар – бер хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган. Биш зыян күрүче хастаханәдә.

Прокуратура мәгълүматларына караганда, чит ил маркалы автомобиль белән Казанда яшәүче кеше идарә иткән. Ул исерек хәлдә булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot