news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч машина бәрелешкән, алты кеше зыян күргән

Татарстанда өч машина бәрелешкән, алты кеше зыян күргән
Фото: шаһитлар

Кичә кич Әлмәт – Яр Чаллы трассасының 33 нче чакрымында өч автомобиль бәрелешкән. Юл һәлакәте Зәй районының Яңа Тәкмәк авылы янында булган.

Chevrolet машинасы йөртүчесе алдагы машинаны узган вакытта каршы полосадагы Mitsubishi һәм Kia машинасына бәрелгән дип фаразлана.

«Татар-информ»га вакыйга урынында булучылар хәбәр итүенчә, һәлакәттә алты кеше зыян күргән: өч машинаның да йөртүчесе, Mitsubishi машинасындагы ике кеше һәм Chevrolet пассажиры. Зыян күрүчеләрнең берсе хастаханәгә барудан баш тарткан, калган бишесен якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100