Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда өч мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзелә
Татарстанның Мөслим, Буа һәм Әгерҗе районнарында барысы 1,2 мең укучыга исәпләнгән өч мәктәп төзелеше дәвам итә. Моннан тыш, 600 урынлы ике балалар бакчасы да төзелә. Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
«Быел федераль бюджеттан мәгариф системасы инфраструктурасын модернизацияләүгә 15 млрд сумнан артык акча җәлеп ителде, өстәмә рәвештә республика бюджетыннан тагын 2,5 млрд сум бүленде. Якынча 2,5 мең урынга исәпләнгән ике яңа мәктәп, 1,6 меңнән артык урынлы өч өстәмә корпус һәм мең урынга исәпләнгән биш балалар бакчасы төзелде», – дип сөйләде ул.
Мөҗипов сүзләренчә, быел 13 мәктәп һәм тугыз балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелгән. Шулай ук 74 ашханә блогы, авыл мәктәпләрендәге 72 функциональ зона, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 11 уку корпусы һәм биш тулай торак ремонтланган һәм җиһазландырылган.
«Алты урта һөнәри белем бирү учреждениесенең уку корпуслары һәм лабораторияләрен ремонтлау планлаштырыла, шулай ук җиде оешмада 500 млн сумнан артыкка исәпләнгән тулай торакларны ремонтлау каралган», – дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз