Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сайлаулар башланды
Татарстанда тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Бөтен республика буенча сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.
Казан дәүләт мәдәният институты бинасында урнашкан 283 һәм 340 нчы сайлау участокларында тавыш бирү башлануын «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры чыгышы белән билгеләп үттеләр. Музыкантлар Россия һәм Татарстан дәүләт гимннарын башкардылар.
Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта республикада 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулары уза. Шулай ук республиканың 40 районында яшәүчеләр җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз