news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч игез бала табучылар өчен түләүне 100 мең сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр

Татарстанда өч игез бала табучылар өчен түләүне 100 мең сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстанда өч игез бала туган гаиләләргә бирелә торган ярдәм чараларын арттырырга мөмкиннәр. Республика Рәисенең бу хактагы указының проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләүне һәр бала өчен 10 мең сумнан 100 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.

Шулай ук балаларга бер ярым яшькә кадәр бирелә торган айлык пособие күләмен дә арттыру планлаштырыла. Аның күләмен балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерергә телиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot