news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда өч гөмбәче адашкан

Кичә 15.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Нурлат районы Чулпан авылында урманда өч кеше, шул исәптән ике өлкән яшьтәге хатын-кыз адашуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Адашкан гөмбәчеләрнең җылы киенүе һәм телефоннары булуы, шулай ук аларның автомобиль янына чыга алмаулары турында да хәбәр ителгән.

16.00 сәгатьтә авыл җирлеге башлыгы юлда аларның автомобилен тапкан, сигнализация кабызган, алар тавышка чыга алсын өчен, полициянең участок хезмәткәре машинасында сирена кабызган.

16.51 сәгатьтә янгын сагы җитәкчесе югалган кешеләрне тапкан. Аларга медицина ярдәме кирәк булмаган.

Мондый хәлдә калмас өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, урманга барыр алдыннан, якын кешеләргә маршрутлар һәм өйгә ничәдә кайтырга җыенуыгыз турында хәбәр итәргә, таныш булмаган урыннарга бармау кебек гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, өлкән яшьтәгеләргә ерак урыннарга, бигрәк тә ялгыз барудан тыелырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot