news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турында карарлар гамәлдән чыкты

Татарстан Республикасының запастагы гражданнарны мобилизацияләү буенча чакырылыш комиссиясе 16 яшькә кадәрге өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турындагы муниципалитетлар карарларын гамәлдән чыгарды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Гамәлдән чыгару әлеге гражданнарның гаризасы һәм бала туу турында таныклыгын күрсәтү нигезендә рәсмиләштерелә. Карар 21 октябрьдә Республиканың оператив штабы утырышы вакытында кабул ителде», – дип ачыклык кертте Галимова.

Республика чакырылыш комиссиясе рәисе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР хәрби комиссары Сергей Погодинга муниципалитетларның чакырылыш комиссияләре белән берлектә әлеге эшне кыска вакытта оештырырга кушты.

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән быел 24 февральдә башланды. Илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында Россия лидеры 21 сентябрьдә игълан итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 октябрьдә муниципалитетлар башлыкларына хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзалары реестрларын төзергә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100